Нурлатта Габбас Гыйматдинов истәлегенә Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары башланды

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүген Нурлат шәһәренең «Тулпар» спорт сараенда Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы булды.

Габбас Кыям улы озак еллар партия райкомының беренче секретаре булып эшләгән һәм районның аякка басуына һәм үсешенә зур өлеш керткән Нурлатта традицион ярышлар бишенче тапкыр үткәрелә. Быел ярышларда республиканың 17 районыннан 200 гә якын яшь спортчы катнаша.

Ярышларны ачу тантанасы күпсанлы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Яшь спортчыларны Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, билбау көрәше федерациясе президенты Марат Әхмәтов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин сәламләде. Кунаклар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнары башлыклары, Габбас Кыям улы белән бергә эшләгән ветераннар, туганнары да бар иде.

Чара 2024 ел нәтиҗәләре буенча халыкара ярышлар призерларын һәм аларның тренерларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Алексеевск, Әлки, Азнакай, Нурлат районнары, Казан, Яр Чаллы спортчыларына, Татарстан Республикасының иң яхшы командаларына һәм иң яхшы спортчыларына Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе тренер-укытучысы Илшат Әһлиуллин да бар. Аның шәкерте Анастасия Миронова юниорлар арасында дөнья беренчелегендә 3нче урынга лаек булды. 

Кызганычка каршы, Анастасия бүләкләү тантанасына кайта алмады, «Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» номинациясендә диплом һәм акчалата бүләк аның әтисенә тапшырылды.

Биредә Марат Готыф улы Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеевка һәм Нурлат районының билбау көрәше федерациясе җитәкчесе Илнур Сәлаховка Татарстан Республикасында билбау көрәшен алга этәргән өчен дипломнар тапшырды.

Спорт сараенда ярышлар дәвам итә. Иртәгә финал очрашулары узачак, уеннар бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International