Бу хакта республика халыклары Яшьләр Ассамблеясе конференциясендә аның рәисе Диләрә Дамар хәбәр итте.
"Быел без акцияне киңәйтергә һәм парадны Яшьләр Ассамблеясе вәкиллекләре актив эшләгән республика районнарында уздырырга планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, биредә булган муниципалитет вәкилләреннән инициативаны хуплауларын һәм актив рәвештә эшкә керешүләрен сорыйбыз», - дип белдерде ул.
Дамар искәрткәнчә, парадта ел саен милли-мәдәни автономияләр һәм аларның яшьләр бүлекләре, иҗат коллективлары һәм чит ил студентлары республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре һәм ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән бер рәттән катнаша, алар бәйрәм парады буларак Казанның үзәк урамнары буйлап патриотик җырлар җырлап узалар.