Бүген Нурлатта КПССның Октябрь районының беренче секретаре, Социалистик Хезмәт Герое, Бөек Ватан сугышында катнашкан, СССРның мактаулы нефтьчесе Габбас Кыям улы Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуына багышланган чаралар уза.
Чаралар Герой стеласына чәчәкләр салудан, каберен яд кылудан башланачак. Аннары Габбас Гыйматдинов истәлегенә уздырылучы 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчеле ярышларын ачу тантанасы булачак.
14.00 сәгатьтә Шәһәр Мәдәният сараенда легендар җитәкчене искә алу кичәсе узачак.
Керү ирекле.
0+