Нурлат ансамбле «Сандугач сайрар илем» фестивалендә III дәрәҗә лауреат булды

2025 елның 7 феврале, җомга

6 февральдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган «Сандугач сайрар илем» XXVIII төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына багышланган иде.

 “Сәләт” балалар сәнгать мәктәбенең Валентина Анатольевна Тяжова җитәкчелегендәге “Шаян кызлар”(“Веселые девчата”) ансамбле "Вокал. Ансамбльләр" номинациясендә чыгыш ясады. Алар күңелле һәм эмоциональ чыгышлары белән лаеклы бүләк — III дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Без кызларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән әлеге казанышлары белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International