Казанда Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды узды.
Бүген нурлатлылар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Минсәлих улы Шәрәфетдинов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды эшендә катнашты. Делегация составына шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре Дәүләтҗан Хувайдуллаев, Рәфис Фәйзуллин, КФХ җитәкчеләре Расих Сатдаров, Николай Блинов, Наталия Хурина һәм шәхси эшмәкәр Илдар Хәсәнҗанов керде.
Съезд бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат шәһәренең «Восток» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башкарма директоры Раилә Сабирова да бар, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды.