Бүләкләү Нурлат районара почтамтында узган йомгаклау киңәшмәсендә булды.
2025 елның беренче яртыеллыгына «Дуслык», «Туслах» район газетасына язылу буенча уңышлы күрсәткечләре һәм язылу кампаниясендә актив катнашулары өчен «Нурлат-информ»нан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә Якушкино почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Елена Васильева, хат ташучылар Наталья Моисеева һәм Венера Бикинеева лаек булды.
Бүләкләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Нурлат-информ»ның баш мөхәррире-җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сирень Сәмерханова тапшырды.
«2025 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе йомгаклары буенча «ТАТМЕДИА»ның район басмалары арасында иң зур тираж “Дуслык" газетасында, – дип билгеләп үтте Сирень Наиловна, районара почтамт коллективына тыгыз хезмәттәшлек өчен рәхмәт һәм киләчәктә дә үзара хезмәттәшлек итүгә өмет белдереп.
2025 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу буенча иң яхшы нәтиҗәне Венера Бикинеева күрсәтте. Ул хат ташучы булып 3 кенә ел эшләсә дә, шул кыска гына вакыт эчендә Нурлат шәһәренең үзәк өлешен колачлаган 10нчы участокта яшәүчеләр белән уртак тел табарга өлгергән.
"Почтага мин игълан буенча килдем, һәм миңа почтальон һөнәре ошады. Хәзер хәтта безнең участокта яшәүчеләр белән уртак чат бар, аларга мин басма матбугатка яки «Нурлат-информ»ның призлы акцияләренә ташламалы язылу баруы турында игъланнарын җибәрәм. Халык үзләре дә шалтырата, район газетасына ихтыяҗ элеккечә кала", - диде ул.
Ә менә Нурлаттан Наталья Моисеева бу өлкәдә инде 38 ел эшли.
"Мин хат ташучы булып Биләркүл авылында яшәгәндә үк эшли башладым, кияүгә чыгып, шәһәргә күчкәч тә эшемне дәвам иттем. Миңа халык белән эшләү бик ошый, хәтта ялда да язылучылар белән аралашуны сагына башлыйм», – дип уртаклашты ул.
Елена Васильева җитәкләгән Якушкино почта элемтәсе бүлекчәсе Якушкино, Салдакай һәм Абрыскино авылларын берләштерә. Аның сүзләренә караганда, район газетасын бүген 100 йортта яздыралар.
Хат ташучылар үзләре дә район газетасын рәхәтләнеп укуларын, шуңа күрә халыкны язылу кампаниясенә җәлеп итүнең кыен булмавын әйттеләр.
"Башта газета белән үзебез танышабыз. Барысы да ошый – яңалыклар да, район тормышыннан хәбәрдар булырга тырышабыз, рецептлар да, шигырьләр дә, кешеләр турында язмалар да... Яхшы газета, нурлатлылар аның белән һәрвакыт кызыксыналар", - диделәр алар.