Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты 6 мөрәҗәгатьне карады.
Югары Нурлатның Луговая урамында яшәүче Илгиз һәм Гөлназ Сираҗевларга, күршеләре Асия Мөлековага депутат кабул итүенә үзләрен борчыган сорау белән килгәнче, бер генә ишекне шакырга туры килмәгән. Ул «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды. Ә мәсьәлә чыннан да шактый катлаулы булып чыккан. Ел саен яз көне басулардан агып төшкән кар сулары аркасында бу урамдагы 10 йорт су басу зонасына эләгә, бу бакчаларга һәм йортларга зыян китерә.
Шамил Габделхәй улы исә, мәсьәләне җентекләп өйрәнгәннән соң, микрорайон читендә урнашкан җирле хуҗалык кырлары аша канау казырга тәкъдим итте. Бу кыр эшләрен башкарганда билгеле бер кыенлыклар тудырса да, әлбәттә, халык мәнфәгатьләре, аларның иминлеге күпкә мөһимрәк. Эшләрне башкару өчен техника бүлеп бирү мәсьәләсе дә урында хәл ителде. Ә аларны борчыган проблеманың шулай тиз хәл ителүе сайлаучыларда, әлбәттә, бик зур канәгатьлек хисе уятты.
"Без һәрвакыт яз җитүен борчылып көтәбез. Шамил Габделхаевичка безнең урамда яшәүчеләрнең барысыннан да зур рәхмәт", - диделәр алар.
Депутатка кешеләр төрле сораулар белән килә. Алар арасында шәхси характердагы да, тулы бер йортка, микрорайонга яки торак пунктка кагылышлылары да була. Шикәрчеләр микрорайонда яшәүче Рафаил Әүһәдиев, мәсәлән, алар микрорайонында тагын бер даруханә ачуны сорап мөрәҗәгать итте, аны биредә эшләүче почта бүлекчәсе бинасының сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җиһазландырылмавы да, стадионның торышы да борчый... Урта Камышлы халкы Михайловка бистәсенә юл салуда ярдәм сорый, Совет урамындагы йортта яшәүчене йорт түбәсеннән су агуы борчый, Шашин урамында яшәүче халыкның проблемасы - җир кишәрлеген ызанлау белән бәйле...
Бу сорауларның барысын да Шамил Габделхәй улы үз контроленә алды. Эш барышында алар җаваплы затлар катнашында каралачак, кайдадыр комиссион рәвештә тикшерергә, кайдадыр депутат запрослары ясарга кирәк булачак... Халыктан килгән бер генә үтенеч тә игътибарсыз калмаячак.