Мамык һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Мамык һәм Төрнәс авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мәгъзүм Сәлахов катнашында узды.

Авыл җирлекләре башлыклары торак пунктлар территориясендә хуҗалык эшләре, үзара салым, санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр, истәлекле даталарга багышланган чаралар, шулай ук авыл халкының волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Гражданнар җыенында Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев авыл халкын районның 2024 елдагы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Ул халыкны үзара салым программасында актив катнашырга өндәде. Дамир Азат улы СВО зонасында безнең көрәшчеләргә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен авыл халкына рәхмәтен белдерде.

"ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Шадриков Александр Валерьевичка,  ТР Дәүләт Советы депутатлары Шамил Габделхәй улы Яһудинга һәм Сәлахов Мәгъзүм Хәлимулла улына рәсми визитлары өчен рәхмәт белдерәм. Очрашуларда яңгыраган сорауларны бергәләп хәл итәчәкбез!",- диде район Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International