Нурлат волонтерлары янына алдынгы сызыктан кайткан сугышчы кунакка килде

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Актив озын гомер үзәгендә очрашулар уздыру традициягә әверелде. Кыска вакытлы ялга кайткан махсус операция сугышчылары аларга кереп чыгарга, фронт сызыгында булганнарга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерергә вакыт табалар. Бу юлы Көмеш волонтерлар янына мобилизацияләнгән сугышчы Алексей килеп китте. Ул - беренче көннән үк актив озын гомер үзәге әгъзасы булып торган һәм башкалар белән бергә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән Людмила Паржинаның оныгы.

«Без ихлас күңелдән сөйләштек, СВОда безнең егетләрнең көнкүреше белән кызыксындык.  Алексей солдатларның тылдан күрсәткән ярдәм өчен бик рәхмәтле булуларын әйтте. Мондый очрашуларның әһәмияте бәяләп бетергесез", - дип уртаклашты үзәк җитәкчесе Анжела Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International