Мин Габбас Кыямович белән әле 70нче елларда мәктәптә укыган чордан таныш идем дисәң дә була: районда үткәрелә торган комсомол конференцияләрендә күрә идем.
Аннан, туган авылым Фомада укытучы булып эшләгәндә, аның белән укытучылар конференцияләрендә очрата башладым. 3 ел эшләгәннән соң, 24 яшемдә район мәгариф бүлегеннән миңа Яңа Иглай мәктәбендә директор вазыйфасын тәкъдим иттеләр. Мин мәктәп директоры хезмәтенең никадәр җаваплы икәнен аңлап, каршы килдем. Әмма Габбас Кыямович янына керергә туры киләчәк, дигәч, аның дәрәҗәсеннән куркыптыр бәлки, риза булдым. Менә беренче секретарьның кабинетына килеп кердек. Чибәр, төз гәүдәле, зәвыклы итеп киенгән Габбас Кыямович мин - авыл егетен урынынна торып каршы алды, җылы итеп сөйләште, киңәшләрен бирде. Яңа Иглайда ике ел ярым хезмәт куйганнан соң исә мине район комитетына пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире итеп эшкә чакырдылар. Миңа 27 яшь, партия эшендә бернинди тәҗрибәм юк... Ул чагында бүлек җитәкчеләре кандидатурасын өлкә комитетында раслыйлар иде. Мин идеология буенча секретарь Рәис Кыямович Беляев янына кердем. "Егет, синең тәҗрибәң юк. Әмма Габбас Кыямович кебек кешенең кандидатурасына каршы килә алмыйм. Матур гына эшләп, аның кул астында тәҗрибә туплагыз", - дип минем кандидатураны раслап җибәрде ул. Габбас Гыйматдинов кул астында эшләү җаваплы һәм шул ук вакытта дәрәҗәле дә иде. Ул без – яшьләрне кешеләр белән эшләргә өйрәтте. Җитешсезлек булса, итагатьле итеп аңлата, без исә рәхмәтле булып чыгып китә, аның үз-үзен тотышына карап үрнәк ала идек. Бүген дә аны чын кеше һәм җитәкче итеп искә алабыз. Район белән аның кебек чын ир-егетләр җитәкчелек иткәндә, Нурлатыбыз элеккегечә көчле булырдыр, - ди Фәрит Галимов.