Конкурс берничә этапта уздырыла:
гаризалар 2025 елның 20 февраленә кадәр тапшырыла;
иң яхшы эшләрне төбәктә сайлап алу: 2025 елның 21 февраленнән 28 февраленә кадәр;
эксперт бәяләмәсе: 2025 елның 1 мартыннан 14 мартына кадәр;
йомгак ясау: 2025 елның 27 мартында
Конкурста катнашуга Идел буе федераль округы төбәкләре территориясендә даими яшәүче 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары кертелә.
Конкурска афишалар һәм/яки плакатлар — югары дәрәҗәдәге рәсем эшләре (рәсемнәр) һәм компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган, «Театральное Приволжье» фестивален популярлаштыручы, спектакльләр һәм фестивальнең аерым вакыйгалары турында региональ һәм округ этаплары кысаларында хәбәр итүче эшләр тәкъдим ителә.
Җиңүчеләргә 1,2,3 урын өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Жюри карары буенча гран-при, махсус дипломнар һәм Мактау грамоталары булдырылырга мөмкин.