Колбай-Мораса авылында яшәүче райондашыбыз котлаулар кабул итә

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хәлимә Фәттах кызы Миндубаева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көннәрдә Нурлат районының Колбай-Мораса авылыннан тыл хезмәтчәне Хәлимә Фәттах кызы Миндубаева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шәһәр Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы котлаулар, ихлас теләкләр һәм бүләк тапшырды. Ул шулай ук юбилярга Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатын тапшырды.

Хәлимә Фәттах кызы Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны вәкиле булып тора. Сугыш елларында ул торф чыгаруда эшли, озак вакыт колхозда эшли, 6 бала тәрбияли, оныклары Һәм оныкчыклары бар, бүген аларның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International