Татарстанда "Халык инспекторы" кушымтасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 6,5 меңнән артык гариза юлланган

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның сентябрендә «Халык инспекторы» кушымтасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 6505 гариза кергән.

Яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасы ТР рәисе Рөстәм Миңнехановка 2024 елның сентябрендә Kazan Digital Week форумында тәкъдир ителде.

Бу кушымта Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә ярдәм итә, вакыйганың урыны һәм вакыты күрсәтелә.

Кушымта 21 категория хокук бозулар белән эшли, шуларның җидесе акчалата бүләкләүне күздә тота: җәяүлегә юл бирү таләбен үтәмәү, кызыл утка бару, стоп-линияне кичү, каршы як полосага чыгу, куркынычсызлык каешын каптырмыйча йөрү, рульдә килеш телефоннан сөйләшү, транспорттан чүп-чар ыргыту.

Кушымтаны эшләтеп җибәргәннән соң төшерүне башлау, ә аннары урынны автомат рәвештә билгеләү белән гариза рәсмиләштерү дә җитә. Кулланучы бүләк алу өчен өстәмә мәгълүмат өсти ала. Тикшерүдән соң гариза Дәүләт автоинспекциясенә җибәрелә. Әгәр ведомство хезмәткәре хокук бозу турында уңай карар кабул итсә, түләү мөрәҗәгать итүчегә керә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International