Нурлатта узган Бөтенроссия педагогик осталык конкурсы республиканың 6 районыннан килгән катнашучыларны берләштерде. Конкурс сынаулары шәһәрнең 2нче мәктәбе базасында уза.
«Ел укытучысы-2025» бәйгесе белән бер үк вакытта биредә «Иң яхшы татар теле укытучысы» конкурсы да уза.
Чарада катнашучыларны Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Иван Захаров сәламләде.
"Сезнең һәрберегез иң яхшы педагог исеменә лаек, сез - барыгыз да муниципаль этап җиңүчеләре. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, үзегезнең талантыгыз, һөнәри осталыгыгыз белән балкып торыгыз һәм әлеге конкурс та сезнең күңелләрдә яхшы хәтирәләр генә калдырсын ", - диде Иван Николаевич.
Нурлатның зона сынауларын уздыру мәйданчыгы буларак даими рәвештә сайлануы турында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларга йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Лилия Сәүбанова да сөйләде.
"Нурлат районы ел саен конкурска иң көчле педагогларны тәкъдим итә, моны без республика этабы финалында күрәбез. Өстәвенә, сезнең шәһәрдә тиңләшер кешеләр бар, чөнки «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының абсолют җиңүчесе Алла Николаевна Головенькина да биредә эшләде, – диде ул, Нурлатта конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп.
Безнең районнан «Ел укытучысы-2025» конкурсында 4 педагог катнашты: шәһәр гимназиясеннән Ирина Блинова, 4нче мәктәптән Алия Гыймадиева, «Педагогик дебют» номинациясендә – Алсинә Сөләйманова, «Иң яхшы татар теле укытучысы» номинациясендә – Ләйсән Садыйкова, икесе дә шәһәр гимназиясеннән.
«Минем эш стажым нибары ярты ел гына, шуңа да карамастан, мондый масштаблы конкурста катнашырга карар кылдым. Аңа үземнең остазым Оксана Петровна Абрамова җитәкчелегендә әзерләндем, аңа бик рәхмәтле. Бүгенге көндә минем дәрес укучы грамоталылыгына багышлана, моннан тыш, практикада еш кулланыла торган бер эш методын күрсәтермен: Антон Павлович Чехов әсәрләренең берсе мисалында драматизация методы», – дип уртаклашты Алсинә Равилевна.
Ләйсән Садыйкова өчен бу конкурс - шулай ук аның педагогик карьерасында беренчесе. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, аңа укучыларын фәнгә мәхәббәт тәрбияләү, туган телдә иркен сөйләшергә өйрәтү бик мөһим.
"Бүгенге дәреснең темасы итеп мин яхшылыкны сайладым. Әлбәттә, мәктәп укучыларының яшен исәпкә алып, ә бу 5 сыйныф укучылары, дәресне уен моментлары белән тулыландырдым, мондый формада алар материалны яхшырак үзләштерәләр. Конкурс үзе исә көндәшлек түгел, ә беренче чиратта тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшләр белән аралашу мөмкинлеге», – дип билгеләде ул.
Нурлат районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина сүзләренә караганда, конкурс 2 көн дәвамында барачак, ә нәтиҗәләр февраль ахырында, республика буенча зона этаплары тәмамлангач ясалачак.