Нурлат бердәмросслары конференция үткәрде

2013 елның 1 ноябре, җомга
Бүген, 1 ноябрьдә, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең  XVIII конференциясенең икенче этабы үтте.
Аның эшендә партиянең Татарстан бүлеге төбәк бүлеге секретаре урынбасары Виктор Бударин, Татарстан төбәк бүлегенең сәяси советы әгъзасы Марат Хәйруллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы вәкиллекле органнары депутатлары, предприятие һәм учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, партия әгъзалары һәм тарафдарлары катнашты. Конференциядә җирле бүлекчә сәяси советы составына үзгәрешләр кертелде. Делегатлар бердәм тавыш белән сәяси советка Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюровны һәм “Дружба” башлангыч бүлекчәсе секретаре, “Тирмәкәй” балалар бакчасы мөдире Татьяна Фадееваны сайладылар. Конференциядә шулай ук “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIV съезды нәтиҗәләре хакында да сөйләшү булды. Съезд эшендә катнашкан Виктор Бударин анда  күтәрелгән төп мәсьәләләр һәм алга куелган бурычлар белән таныштырды. Конференциядә шулай ук җирле бүлекчә секретаре вазифаларын башкаручы Владимир Кашкаров, “Идел”  Гражданлык университеты  төбәк проекты укуларында катнашучы Татьяна Фадеева, Андреевка башлангыч бүлекчәсе секретаре Надежда Егорова чыгыш ясадылар. Шунда ук яңа әгъзаларга партия билетлары тапшырылды, активистлар бүләкләнде.
Конференциядән соң “Бердәм Россия” фракцияләре депутатларының уртак җыелышы үтте. Анда төрле дәрәҗә депутатлар арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International