Нурлат йөзүчеләре бүләкләр алып кайтты

2025 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Кичә Әлмәттә йөзү буенча Әлмәт шәһәренең «Комплекс белән йөзәбез» һәм «Кышкы уеннар» ачык беренчелеге ярышлары узды.

Ярышларда 29 командадан 300дән артык спортчы катнашты.

Нурлат районы командасы тренер-укытучы Ленар Фәтхетдинов җитәкчелегендә 8 спортчы белән чыгыш ясады.

Безнең спортчыларның нәтиҗәләре:

Сөләйман Садыйков - 100м в/с-2 урын, 100м брасс белән-1 урын;

Оливия Ваганова - 100м батт. 1 урын;

Каролина Чернышева-100м брасс белән 3 урын;

Софья Акмуллина-100м брасс белән 3 нче урын.

Балаларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта җиңүләргә ирешүләрен телибез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International