25 гыйнварда Самарада «Матрешка» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды.
Нурлатның «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең Надежда Хворостьева җитәкчелегендәге «Незабудки» хореография коллективы фестивальдә катнашып, яхшы нәтиҗәләр белән әйләнеп кайттылар: алар фестивальнең 1 дәрәҗә лауреатлары булдылар һәм иң яхшы башкару осталыгы буенча Гран-при яуладылар.
Яшь артистларны котлыйбыз һәм алга таба да иҗади уңышлар телибез!