Богдашкино авылында 18нче тапкыр Георгий Цыганов истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары уза

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Нурлат районының Богдашкино авылында якташыбыз, профессор, Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Георгий Васильевич Цыганов истәлегенә багышлап үткәрелгән традицион ярышларда катнашу өчен төрле яшьтәге 130 дан артык спортчы җыелды. Ел саен чаңгы ярышлары киң колач белән уза, анда Татарстаннан, шулай ук Самара өлкәсеннән күпсанлы спортчылар катнаша. Быел ярышлар 18нче тапкыр уздырыла, җиңүчеләр һәм призерлар өчен әзерләнгән дипломнарда кар бөртекләре саны буенча да шул хакта фикер йөртергә мөмкин. Бу да әлеге ярышларның күркәм традициясе.

Георгий Цыгановның туган авылында уза торган чаңгы ярышлары катнашучыларны спорт ярышы буларак кына түгел, ә дуслык, җылылык белән дә җәлеп итә. Биредә барлык спортчыларны кадерле кунаклар кебек каршы алалар, бик күп бүләкләр әзерлиләр. Быел, мәсәлән, оештыручылар 75 катнашучыга акчалата бүләкләр, дипломнар һәм медальләр әзерләгән. Моннан тыш, кубокларны иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар һәм башкалар алачак. төп, иң зур кубокны быел инде икенче тапкыр ярышларда катнашкан «Иң спортчы гаилә» алачак.

Әйтергә кирәк, чаңгы ярышлары ел саен Георгий Васильевичның туганнары, укучылары, Богдашкино авыл җирлеге башкарма комитеты, җирле мәктәп, мәдәният йорты коллективлары, спортка битараф булмаган авыл халкы, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге көче белән оештырыла. Туганнары чарага үзләре килергә тырыша. Быел да катнашучыларны Георгий Цыгановның бертуган энесе Игорь Васильевич һәм кызы Татьяна Георгиевна сәламләде.

Тулаем алганда, ярышлар бик бердәм уза. Стартларда көндәшлек рухы җиңүче исеме өчен гадел көрәш атмосферасында чагыла, анда спортчылар осталык, чыдамлык һәм иң яхшысы булырга теләү омтылышын күрсәтәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International