Кичә мәдәният сараеның кече залында "Үзәк" микрорайонында яшәүчеләр район җитәкчелеге белән очрашуга җыелды. Җыелыш Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллинның 2024 елда шәһәр микрорайоннарында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турындагы хисап докладыннан башланды. Монда ук « Торак. Нурлат шәһәре» ҖЧҖ, «Эталон» һәм «Престиж» идарәче компанияләре директорлары Лариса Фадеева, Марина Демидова һәм Александр Савинов хисап тотты. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның доклады районның узган елгы социаль-икътисади үсешенә багышланган иде.
Җыелыш ачык диалог форматында дәвам итте, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр подъездларны җыештыруга, территорияләрне төзекләндерүгә, «Безнең ишегалды» программасына кертүгә, сарайларны җимерүгә кагылышлы сорауларына җаваплар алды.
Җыелышта «Торак. Нурлат шәһәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең намуслы хезмәткәрләрен дә билгеләп үттеләр.Аалар үзләренең авыр хезмәтләре белән фатирларда һәм ишегалларында уңайлыклар тудыралар. Дамир Азат улы җылы рәхмәт сүзләре белән күпфатирлы йортлар ишегалларын җыештыручы Анатолий Красновка һәм слесарь-сантехник Рөстәм Салиджановка Мактау грамоталарын тапшырды.