Чарада Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин катнашты.
Конференциянең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә белән районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Афанасьева чыгыш ясады. Ул социаль учреждениеләрнең эше, шулай ук аларның казанышлары һәм үсеш перспективалары турында җентекләп сөйләде.
Җыелыш барышында Дамир Ишкинеев һәм Адель Мөбәрәкшин алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкаруы өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Татьяна Рыбинага Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рәхмәте белдерелде.
Намуслы хезмәтләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтүне үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре башлыгының Мактау грамоталарын социаль учреждениеләр хезмәткәрләре Елена Афанасьева, Рәзинә Хисаметдинова, Альбина Байбулатова, Алия Зәйнуллина, Гөлия Гыйзәтуловага тапшырдылар.
Актив гражданлык позициясе, районда волонтерлык хәрәкәтен үстерү, гуманитар ярдәм күрсәтүгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүгә керткән зур өлеше өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективына Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.