Нурлат шәһәр прокуроры Илнур Гаянов Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Нурлат районындагы җәмәгать ярдәмчесе Идрис Кәримов белән берлектә гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү 2025 елның 28 гыйнварында сәгать 14.00тә Татарстан Республикасы, Нурлат ш., Мәктәп урамы, 31 йорт адресы буенча урнашкан Нурлат АТПсы бинасында узачак.
Алдан өстәмә мәгълүматны 8(84345)2-46-66 телефоны буенча алырга мөмкин.