Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте коллективы узган елга йомгак ясады

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Нурлатта Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте пайчыларының хисап җыелышы узды.

Монда район кулланучылар җәмгыятенең 2024 елгы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар, алдагы чорга бурычлар куйдылар.

Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Равил Хәмидуллин район кулланучылар җәмгыяте эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйләде.

"Нурлат райпосы үз эшчәнлеген өч юнәлештә алып бара: әзерләү, сәүдә, җәмәгать туклануы. Бер ел эчендә коллектив 6 млн 742 мең сумлык 87 тонна икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештергән, эшкәртү әйләнеше 53 млн 434 мең сум тәшкил иткән, ваклап сату әйләнеше 20 млн сумнан артык», – диде ул, төп күрсәткечләргә тукталып.

Быел райпо оешуга 10 ел тулуны билгеләп үтте. Хисап җыелышында катнашучылар әйтүенчә, бу иҗади хезмәт еллары булган: хәзерге вакытта район кулланучылар җәмгыятенең 6 кибете, 4 автолавкасы эшли, районның 37 торак пунктында күчмә сәүдә җайга салынган.…

Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясен оештыру берлеге идарәсе рәисенең гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Ренат Бикбов, Нурлат районы башлыгы урынбасары Иван Захаров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Шәрәфетдинов һәм башкалар катнашты. Алар Нурлат районы кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үттеләр. Киңәшмә бүләкләү белән дәвам итте: күпьеллык хезмәтләре һәм яхшы күрсәткечләре өчен Үрнәк һәм Яңа Иглай авыллары сатучылары Азия Гайнуллина һәм Фәридә Гозәерованы «Татпотребсоюз»ның Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International