Богдашкино авыл җирлегенең ике крестьян-фермер хуҗалыгында 134 баш эре мөгезле терлек асрыйлар

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да баш санының артуы күзәтелә.

Кичә Нурлат районының Богдашкино авыл җирлегендә халык җыены булып узды, аның эшендә район Башлыгы Дамир Ишкинеев катнашты.

Халык белән очрашуны авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова 2024 елга хисап доклады белән ачып җибәрде. Ул билгеләп үткәнчә, авыл җирлегендә авыл тормышының җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирелә. Авылда эре мөгезле терлекләр саны кайбер сәбәпләр аркасында кимесә дә, савым сыерлары үрчетү белән актив шөгыльләнүче гаиләләр дә бар. Мәсәлән, Кашкаровлар, Харитоновлар, Михайлов хуҗалыкларында 6 һәм аннан күбрәк сыер бар, Хуриннарда – 5, Никитиннарда – 4, Совковлар һәм Ибраһимовларда-3әр. Авыл җирлеге территориясендә ике крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, аларда 134 баш эре мөгезле терлек асрала. Барлык крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдаланалар. 

Авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пункты, башлангыч мәктәп, почта бүлекчәсе, мәдәният йорты, кибетләр эшли. Авыл халкы җирле гыйбадәтханәгә йөри, махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда катнаша, спорт белән шөгыльләнә.

Район Башлыгы Дамир Ишкинеевның доклады районның социаль-икътисади үсешенә багышланган иде. Ул үсешнең һәр юнәлешенә җентекләп тукталды, планнар турында сөйләде. Ахырда халыкның сорауларына җавап бирде.

Чара гаилә парларын, шулай ук юбилярларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International