Нурлат районы Башлыгы Татарстан Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Казанда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.

Чара Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының Зур залында узды.

Утырышта ведомствоның 2024 елдагы эшенә йомгак ясалды һәм 2025 елга бурычлар турында да фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады. Аңың хәбәр итүенчә, 2024 елда республика, рекордлы 3,45 млн квадрат метр торак тапшырып, торакны файдалануга тапшыру буенча планлы күрсәткечләрне тагын да арттырды.

«Безнең федераль үзәк һәм илебез Президенты ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган барлык проектлар гражданнарыбызның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшырта», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International