Диспансерлаштыруның мөһим максаты бар

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Онкологик авыруларны иртә ачыклау пациентка дәвалауны вакытында башлау мөмкинлеге бирә.

Моны һәркем белә торгандыр, мөгаен. Тик менә диспансерлаштыру узарга гына барысы да ашыкмый. Шул ук вакытта 18-39 яшьлек гражданнарга аны 3 елга 1 тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләргә ел саен узарга кирәк. Коронавирус инфекциясе белән авыручылар исә тирәнәйтелгән тикшерү уза.

– 2025 елда диспансерлаштыру һәм профилактик медицина карауларын районның 22 306 кешесе  узарга тиеш, – диде Нурлат районы  үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев. – Ковид-19 белән авырган 2518 тирәнәйтелгән диспансерлаштыру үтәр дип планлаштырыла. Медицина тикшерүе дә, диспансерлаштыру да медицина процедураларының мөһим комплексы булып исәпләнсә дә, аларның һәркайсының үз билгеләнеше бар.

- Медицина тикшерүләренең төп бурычы- хезмәткәрнең зарарлы яки махсус хезмәт шартларында хезмәт вазыйфаларын үтәвенә каршы күрсәтмәләрне ачыклау, ә диспансерлаштыру – хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның үсешенә куркыныч факторларны иртәрәк ачыклау, – дип билгеләде баш табиб. Шуңа күрә әгәр сез медицина тикшерүе узган булсагыз, диспансеризацияне дә игътибарсыз калдырмаска кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International