Мамык авыл җирлегендәге сулыкта хач ману бәйрәмендә коену быел юбилейлы тапкыр үткәрелә.
"Зүзәй буасында без 25нче ел рәттән коенабыз. «Татнефтепром-Зүзәйнефть" нефтьчеләре ярдәме белән елгадагы бәкеләр барлык куркынычсызлык чаралары белән җиһазландырылды", - диде Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков.
Территориядә өстәмә яктырту урнаштырылган, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре кизү тора, киенү, кайнар аш белән туклану урыннары бар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, су коенучылар саны елдан-ел арта. Быел да ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин бәйрәм төнендә су коенырга теләүчеләрне Нурлаттан, Мамык авылыннан китерү өчен автобус бирде.
Суны изгеләндерү йоласын Ильинский храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин башкарды. Ул бу бәйрәм төнендә коенырга килүчеләрнең барысын да котлады һәм аларга үгет-нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать итте. Суны изгеләндерү йоласыннан соң, теләүчеләр бозлы суга чума алдылар. Алар арасында бу төнне төрле яшьтәге кешеләр дә бар иде. Нурлатта яшәүче Валентина Уфимова һәм Валентина Сидорова, аларның икесенә дә 70 яшьтән узган, беренче ел гына коенуы түгел. Ә менә унбер яшьлек Рома Моляров бозлы суга 2002 елдан бирле ел саен салкын суда коенучы әтисе үрнәгендә чумарга карар кылган.
Салкын суга чумган район халкы сүзләренә караганда, су салкын түгел, ә мондый коенулар аларга көч, тән һәм рухи чисталык хисе бирә. Шушында ук изге су алырга теләүчеләр өчен бәке уелган.