Шикәрчеләр микрорайоны мәчетенең беренче катында ремонт эшләре ахырына якынлашып килә

2025 елның 19 гыйнвары, якшәмбе

Биредә җомга намазларына 60лап кеше җыела, ел дәвамында хатын-кызлар өчен ислам нигезләрен өйрәтү оештырыла, җәй көне балалар өчен лагерь эшли, мәчет каршындагы туклану пунктында көн саен 30лап мохтаҗны кайнар ризык белән тәэмин итәләр. Шуңа күрә соңгы елларда дин йортында мәхәллә халкына уңайлыклар тудыру буенча зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Моннан берничә ел элек гыйбадәт залы урнашкан икенче катына капиталь ремонт ясалды: батареялар, электр чыбыклары алыштырылды, идәннәр яңартылды, ковролин җәелде, тарттырылма түшәм ясалды, стеналар да үзгәрде, яңа баскыч куелды. Агымдагы елның беренче көннәрендә мәчетнең беренче катында да зур күләмле эшләр башланды.

– Бу залда гадәттә ифтар уза, дини лагерьга йөрүче балалар шөгыльләнә, аның торышы күптәннән борчу тудыра иде, – диде мәчетнең имам-хатыйбы Минасхәт хәзрәт Фәйзетдинов. - Һәм менә, ниһаять, 4 гыйнварда мәхәллә халкының көче һәм дин тотучыларның хәйрия ярдәме белән эшне башлап җибәрдек. Ярый әле бу чорга яңа ел каникуллары туры килде: безнең мәхәллә кешеләреннән 10 ир-ат ремонтка алынды.

Берничә көн эчендә электр үткәргечләрен алыштырдылар, идәннәрен тулысынча җәеп, ковролин җәйделәр. Стеналарны элекке буяу һәм известь катламыннан чистарттылар, яңадан буяп чыктылар. Монда тарттырылма түшәм иде, аны алып, такталарны чистарттылар, яңадан тарттырдылар. Дин нигезләрен үзләштерүче хатын-кызлар ремонттан соң залда тәртип урнаштыралар. Әлеге планнарны тормышка ашыруга үз өлешләрен керткән, хәленнән килгәнчә ярдәм иткән мәхәллә кешеләренә рәхмәт белдерәм.

Якын арада биредә планлаштырылган эшләр дә җитәрлек әле. Мәсәлән, мәдрәсәгә янкорманы капиталь яңартырга җыеналар, аның башка биналарында да ремонт эшләре таләп ителә. Мәхәллә кешеләре, һәрвакыттагыча, ремонтка тату һәм бердәм рәвештә керешәчәкләр, һәм аның тәмамлануын озак көтәргә туры килмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International