Нурлат районының Кизләү авылында авыл мәктәпләре укучылары арасында хоккей буенча турнир узды

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә

Турнирда катнашучылар составы быел да үзгәрешсез булды: җиңүче кубогы өчен Кизләү, Чулпан, Яңа Иглай һәм Киекле мәктәпләре укучылары көч сынашты. Быел да хуҗалар командасына тиңнәр булмады-кизләүлеләр җиңү яулады. Икенче урында – Чулпан мәктәбе укучылары, бронзага Киекле мәктәбе командасы лаек булды.

Турнирны ачу тантанасы Башкарма комитет Җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендә узды. Ул, шулай ук чараның мөхтәрәм кунаклары катнашучыларны сәламләделәр, яшь хоккейчыларга уңышлар теләделәр. Әсгать Касыймович символик рәвештә беренче алка кертү тантанасында катнашты, шулай итеп уеннарга старт бирде.

Бүләкләү тантанасы мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина һәм спорт буенча методист Юлия Чухаева катнашында узды. Җиңүчеләргә мәгариф бүлегеннән медальләр, грамоталар һәм бүләкләр, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шәхси эшмәкәр Х. Х. Мәхмүтов һәр командага кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бозда үзләрен күрсәткән яшь хоккейчыларны шәхси номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Иң яхшы капкачы дип Кизләү мәктәбеннән Илсаф Ханиев танылды. Иван Ильин (Чулпан) һәм Рамазан Терентьев (Киекле) «Иң яхшы һөҗүмче» исеменә лаек булдылар. Иң яхшы уенчылар булып Артур Сатдаров (Яңа Иглай), Василий Данилов (Чулпан) һәм Инсаф Абдрахманов (Киекле), ә иң яхшы бомбардирлар булып Булат Галиуллин (Яңа Иглай) һәм Фазыл Вафин (Кизләү) танылды. 

«Быел безгә шулай ук иганәчеләр Илнар Уразгильдиев, Рафис Ганиев, Әслам Кәбиров, Альберт Исмоилов, Фәния Мингалимова, Илнар Ханиев, Рамил Усманов, Фәнис Билданов, Фатыйма Хәбибуллина, Диләрә Әхмәтҗанова, Ришат Галиев, Әсгать Мортазин зур ярдәм күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте Кизләү мәктәбе директоры Гөлнар Билданова.  Авыл халкы арасыннан тамашачылар һәм җанатарлар бик күп булды. Кайберәүләр, турнирдан дәрт һәм көч алып, кичен боз аренасында очрашырга һәм үзара да ярышлар уздырырга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International