Түбән Нурлатта микрорайонны төзекләндерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә

Микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендә узды.

Биредә шулай ук тормыш-көнкүрешне тәэмин итү хезмәтләре вәкилләре дә катнашты. "Түбән Нурлат" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Айрат Гәрәев 2024 ел йомгаклары буенча микрорайонда башкарылган эшләр турында сөйләде.

"Чишмәле һәм Түбән Нурлат урамнарында  суүткәргеч торбалары сузылды. Зиратта янгын куркынычсызлыгы өчен су саклау савыты куйдык. Мамык урамында, микрорайонда яшәүчеләр үтенече буенча, тукталыш павильоны куелды. Мөмкин булганча юлларда чокырларга ремонт ясадык, бу эш дәвам итәчәк, тагын төзелеш материаллары кайтардык, - дип санап китте Айрат Рифович. - Микрорайонны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирәбез. Мисал өчен, «Сәламәтлек» паркында сугыш кырларында башларын салган сугышчылар истәлегенә «Торналар» арт-объекты урнаштырылды, балалар мәйданчыгы җиһазландырылды, сәхнә дә ясап куйдык. Стадионда футбол кыры капкаларын ясадык. Иҗтимагый үзидарәнең «Татнефть» хәйрия фонды грантлары конкурсында җиңүен билгеләп үтәргә кирәк, бу да түбән нурлатлыларның яшәү һәм ял итү шартларын яхшыртуда зур ярдәм».

Бүгенге көндә Түбән Нурлатта 365 йорт исәпләнә, шуларның 25е – дача йортлары. 811 кеше яши. Узган ел микрорайонда 28 кеше вафат булды, 4 бала дөньяга килде, шуларның 3 се – кызлар.

Биредә микрорайонның көнүзәк проблемалары турында да фикер алыштылар. Айрат Гәрәев район җитәкчелегеннән Газ урамын автомобиль трассасы белән тоташтыруны сорады.

"Бу очракта кар төртү машинасы Мамык урамы аша керә һәм Газ урамы аша чыга алыр иде. Маршрут автобусы өчен дә бик уңайлы булыр иде", - дип билгеләде ул.

Әсгать Габдуллин микрорайонда яшәүчеләрне Нурлат районының узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International