ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, республикада яшәүчеләрнең барысы да өч айдан зуррак этләрен мәҗбүри теркәргә тиеш.
Әлегә яңалыкка үз фатирларында яки ишегалларында эт асраучылар шундый сак карый. Әмма район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев әйтүенчә, бу процедура этләргә бернинди зыян китерми. Киресенчә, әгәр эт кинәт югала икән, аны табу һәм хуҗаларына кайтару ихтималы берничә тапкырга арта. Бу хуҗалар үзләренең яраткан хайваннары өчен тыныч булырга мөмкин дигәнне аңлата. Өстәвенә, теркәлү күп вакытны алмый, һәм бу кыйммәт тә түгел.
- Нурлатлылар этләрне теркәү өчен безнең район дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар, – ди Илнур Харисович. - Бу процесс ике этаптан тора. Безнең хезмәткәрләр эт тиресе астына уникаль идентификацион номерлы электрон җайланма – чипны урнаштырачак. Безгә мондый чиплар килде инде, аларның бәясе 115 сумнан 300 сумга кадәр, урнаштыру өчен 100 сум түләргә туры киләчәк. Аннары хайванны исәпкә куячаклар, ә аның һәм аның хуҗалары турындагы мәгълүматны Дәүләт мәгълүмат системасына кертәчәкләр. Биредә уникаль номер, кушаматы, тоту шартлары, туган елы, төсе, җенесе, этнең токымы, шулай ук хуҗасының исеме, фамилиясе, атасының исеме теркәләчәк. Хайванны базага кертү өчен хуҗасының ИНН, СНИЛС һәм паспорт кебек документлары кирәк булачак. Сезгә теркәлү өчен түләргә кирәкми, ул бушлай башкарыла.
Карар нигезендә, өч айдан зуррак этләрне чиплаштырырга кирәк. Гомумән алганда, эт тотучыларга 1 ел бирелә. Әгәр дә сез этне башка төбәкләрдән алып кайтырга уйласагыз, аны бер ай эчендә теркәргә кирәк булачак. Вакытында үткәрмәгән яисә теркәлүдән баш тарткан өчен киләчәктә 2-4 мең сум штраф салырга да мөмкиннәр.
Чиплаштыру этнең нинди токымнан яки кайда тотылуына карамастан – авылда яки шәһәрдә үткәрелергә тиеш. Әлбәттә, моның өчен авыл халкына шәһәргә йөрергә кирәкми, этләрне учетка участок ветеринария табиблары аша куялар.
Боларның барысын да укыгач, һәр укучыда чиплаштыруның ни өчен кирәклеге һәм аннан нинди файда булуы турында сорау туарга мөмкин. Илнур Хәнәфиев сүзләренә караганда, этләрне мәҗбүри теркәү урамнарда йортсыз хайваннар санын киметергә тиеш. Безнең арада, җаваплылыкның никадәр зур булуын аңламыйча, хайванны кулга ияләштерүчеләр дә аз түгел бит, ә бераздан ул урамга кача.…
Этләрне чиплаштыруга кагылышлы барлык сораулар буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә 2-58-26 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.