Юбилей датасы, 85 яшь тулуы уңаеннан котлауларны искиткеч якты күңелле ханым, педагогик хезмәт ветераны Платонова Анаталия Павловна кабул итә.
Күп еллар дәвамында Анатолия Павловна Нурлат районының Торнаяз төп мәктәбенең зирәк һәм кайгыртучан директоры була. Район мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина һәм профсоюз рәисе Фәридә Сәгыйрова да юбилей белән котларга, коллегаларына һәм укучыларына илһам, һөнәри осталык, укучыларны тәрбияләү һәм укыту эшенә тугрылык бүләк итүе өчен олы рәхмәтләрен җиткерергә килделәр.
"Хөрмәтле Анаталия Павловна! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык телибез. Йөрәгегез педагогикадан башлаган елларыгыздагы кебек яшь һәм ачык булып калсын", - дип котлады ветеранны Алсу Насыйховна.