Район җитәкчелегенең халык белән чираттагы очрашуы Якушкино авыл җирлегендә узды.
Ул Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров җитәкчелегендәге тормыш-көнкүрешне тәэмин итү оешмалары вәкилләре катнашында узды.
Иван Николаевич җыенда катнашучыларны районның узган елгы социаль-икътисадый күрсәткечләре белән таныштырды, республика программаларының авыл халкының яшәү шартларын яхшыртудагы ролен билгеләп үтте, агымдагы ел планнарына да тукталды. Хисап доклады белән авыл җирлеге башлыгы Хәким Хәмидуллин чыгыш ясады.
Гражданнар җыены уңай нотада тәмамланды-актив авыл халкына һәм гаилә тормышы юбилярларына истәлекле бүләкләр тапшырылды.