Чулпан авылында узган халык җыенында гаилә тормышы юбилярларын котладылар

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

Район җирле хакимияте вәкилләренең авыл кешеләре белән кышкы очрашулары дәвам итә.

Чираттагысы Чулпан авыл җирлегендә Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин җитәкчелегендә тормыш-көнкүрешне тәэмин итү оешмалары вәкилләре катнашында узды.

Әсгать Касыйм улы җыенда катнашучыларны районның узган елгы социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, республика программаларының авыл халкының яшәү шартларын яхшыртудагы ролен билгеләп үтте, агымдагы ел планнарына да тукталды. Аннары авыл җирлеге башлыгы Фәргать Зыятдиновның чыгышын тыңладылар.

"Җирлек өчен мөһим икътисадый өлешләрнең берсе булып гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалык алып барулары тора, бүген халыкның мул тормышы аларның үсешенә бәйле. Шәхси ярдәмче хуҗалык гаилә бюджетын тулыландыру чыганагы булып тора. Безнең җирлекнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында, ә алар бездә 290, 214 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 80 баш савым сыеры.  83 баш кәҗә һәм сарык исәпләнә, кышын – 425, җәен – 4000 меңнән артык кош үстерелә. Үз шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып баручы авыл кешеләре сөт һәм ит саталар, үзләрен генә түгел, бөтен җирлегебезне дә табигый продукт белән тәэмин итәләр», – дип билгеләп үтте Фәргать Фәрид улы.

Иң актуаль проблемаларның берсе-авылны төзекләндерү. Чулпан авыл җирлеге башкарма комитеты 900 мең сум күләмендә «Татнефть» ГАҖ гранты откан. Бу акча авылны төзекләндерүгә тотылачак.

Үзара салым да авыл халкының яшәү шартларын яхшыртуда зур роль уйный. Үзара салым акчалары исәбенә 2024 елда авылда Тукай һәм Үзәк урамнары буенча гомуми суммасы 1 млн 620 мең сумнан артыграк 226 метр озынлыктагы юл төзелеше тәмамланган. Үзара салым акчасына Тукай, Үзәк, Болын, Төньяк, Ерганак урамнарындагы урам утлары алыштырылган. Шулай ук 180 метр СИП сузылган һәм М.Җәлил урамында 5 яктырткыч куелган, Овражная урамындагы су башнясындагы скважинага павильон куелган. Җирлектә эшләр дәвам иттереләчәк.

Гражданнар җыены бүләкләү белән тәмамланды. Авылның актив кешесе Владимир Паргунькинны Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр, гаилә тормышының юбилярлары Гөлсем белән Галимулла Насыйбуллиннарны алтын туйлары белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International