Кичә Халыклар дуслыгы йортында Сахароваров микрорайоны халкының район җитәкчелеге белән очрашуы узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин Башкарма комитетның шәһәр микрорайонында төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча 2024 елда башкарылган эшләре турында хисап тотты, 2025 елга бурычлар турында сөйләде.
Шулай ук үз эшләре турында «Экодом» идарәче уомпаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Шикәр заводы»1 нче территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре сөйләде.
Әлеге микрорайонда барлык йортлар диярлек индивидуаль җылыту белән тәэмин ителгән булу сәбәпле, район Башлыгы Дамир Ишкинеев «Нурлатгаз» ЭПУ җитәкчесенә газ казаннарына сыйфатлы техник хезмәт күрсәтү турында, шулай ук газ җиһазларын ремонтлаган очракта запас частьләрнең әйләнеш фондын арттыру турында йөкләмә бирде.
Җыен диалог форматында дәвам итте. Микрорайонда яшәүчеләр үзләренең сорауларын бирделәр, биредә үк җаваплар алдылар. Кайбер мәсьәләләр алга таба хәл итү өчен эшкә алынды.