Нурлат районында беренче җыен Заречный авыл җирлегендә узды

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Район җитәкчелеге белән очрашу авыл клубында узды.

Ул дулкынландыргыч сораулар бирергә теләүчеләр белән тулды.

Җыен җирлек башлыгы Людмила Еливанова хисабы белән башланып китте. Аның сүзләренә караганда, үзара салым программасы кысаларында 2024 елда халыктан 496 мең сум акча җыелган. Әлеге акчаларга, уртак финанслауны исәпкә алып, зират юллары һәм коймалары ремонтланган, урам утлары алыштырылган.

 Авыл җирлеге составында өч торак пункт бар: Заречный һәм Юган поселоклары һәм Торнаяз авылы.  Битараф булмаган халык ярдәме белән узган елда өмәләр, авыл көннәре үткәрелде, һәйкәлләр төзекләндерелде. Ләкин эшлисе эшләр бар әле. Бу сорауларны авыл җирлеге башлыгы да җиткерде. Бу юлларны ремонтлау һәм су скважиналарын чистарту. Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә бу турыда район җитәкчеләренә сөйләделәр.

 Район башлыгы Дамир Ишкинеев халыкның мөрәҗәгатьләрен контрольгә алды һәм узган елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Биредә үк җирлектә гомер итүче гаилә тормышы юбилярларын бүләкләделәр.

Бүген гражданнар җыеннары шулай ук Гәйтән, Биләркүл авыл җирлекләрендә дә узды. Кич белән Шикәрчеләр микрорайонында район җитәкчелегенең халык белән очрашуы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International