Кичә, 15 гыйнварда, Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешу көне билгеләп үтелде.
Район башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат районара тикшерү бүлеге ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
"Хөрмәтле тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм тикшерү органнары ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең авыр эшегез югары һөнәри компетенция, батырлык, шәхси җаваплылык таләп итә. Үзегезнең җаваплы хезмәтегез белән сез район халкының законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга, җәмгыятьтә иминлекне һәм тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез.
Тикшерү органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм дәүләт, җәмгыять һәм закон хакына хезмәтегездә яңа казанышларга ирешегез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет телим!",- диелә котлауда.