Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ» бүген йорт ишегалдын иң яхшы Яңа ел бизәлешенә «Безнең ишегалдында-2025» конкурсын башлап җибәрә.
Шәхси һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр 1 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр конкурста катнашу өчен гариза бирә ала. Моның өчен фотосурәтләр яки видео ясарга һәм үз ишегалдының Яңа ел бизәлеше турында аңлатма язарга кирәк булачак.
Фотосурәтләр яки видеоларны «Вконтакте»дагы үз битеңдә #аунасводворе2025 хештегы белән урнаштырырга мөмкин. Конкурста катнашу өчен кулланучының профиле ачык булырга тиеш.
Иң матур ишегалды өчен 2025 елның 19 гыйнварыннан 29 гыйнварына кадәр «Вконтакте» да «Татар-информ» сәхифәсендә тавыш бирергә мөмкин булачак. Җиңүчеләрне иң күп тавыш җыйган катнашучылар арасыннан сайлап алачаклар. Аларга акчалата бүләкләр тапшырылачак. Нәтиҗәләр 5 февральгә кадәр игълан ителәчәк.
Территорияләрне бизәү буенча Конкурс Татарстанда ел саен «Татар-информ» ярдәме белән республика Иҗтимагый палатасы эгидасы астында үткәрелә.