Нурлатлылар Рәис Беляевның тууына 90 ел тулуга багышланган чараларда катнаша

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Тантаналы чаралар Яр Чаллы шәһәрендә уза.

Бүген Яр Чаллыда шәһәрне киң колачлы төзелеш елларында җитәкләгән Рәис Кыям улы Беляевның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәләр.

Рәис Беляев 14 ел дәвамында – 1970-1984 елларда КПССның Яр Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре вазыйфасында шәһәр төзелешен җитәкли, аның үсешенә гаять зур өлеш кертә.

Тантаналы чаралар митингтан һәм юбиляр барельефына чәчәкләр салудан башланып, «Энергетик» мәдәният сараенда дәвам итте. Чараларда Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Дамир Ишкинеев, Рәис Кыям улы белән бертуганның улы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлекчәсе Советы әгъзалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International