Кичә Бөгелмәдә 2014 елгы яшүсмерләр арасында 2025 елгы Татарстан Республикасы кышкы беренчелегенең беренче уены узды.
Тренер Инсаф Вәлитов җитәкчелегендәге безнең команда ышанычлы җиңү яулады! “Факел-2014” футболчылары Бөгелмәнең “2нче спорт мәктәбе" командасын 4:1 исәбе белән җиңде.
Киләсе уен Әлмәт спорт мәктәбе мәктәбе командасы белән 18 гыйнварда узачак. Спортчыларыбыз өчен җан атабыз һәм аларга уңышлар телибез!