2025 елга Татарстанның хезмәт календаре: эш һәм бәйрәм көннәре

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Аның нигезендә республика халкы киләсе даталарда ял итәчәк:

Яңа ел каникуллары һәм Раштуа: 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр.

Ватанны саклаучылар көне: 23 февраль.

Халыкара хатын-кызлар көне: 8 Март.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме: 1 Май.

Җиңү көне: 9 май.

Россия Көне: 12 июнь.

Татарстан Республикасы көне: 30 август.

Халыклар бердәмлеге көне: 4 ноябрь.

Татарстан Республикасы Конституциясе көне: 6 ноябрь.

Моннан тыш, календарьда дини бәйрәмнәр: Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре дә исәпкә алынган. Беренчесе - 30 мартта, икенчесе 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Шулай ук ял көннәрен эшләми торган бәйрәм көннәренә туры китереп күчерү дә каралган. Мәсәлән:

4 гыйнвар (шимбә) 2 май (җомгага) күчерелә.

5 гыйнвар (якшәмбе) 31 декабрь (чәршәмбегә) күчерелә.

8 май (пәнҗешәмбе) 23 февраль урынына өстәмә ял көне булачак, чөнки бу көн якшәмбегә туры килә.

8 март (шимбә) 13 июнь (җомгага) күчерелә.

1 ноябрь (шимбә)дән ял көне 3 ноябрь (дүшәмбегә) күчерелә.

Нәтиҗәдә, ике ял көне булган биш көнлек эш атнасында 2025 елда Татарстанда 245 эш көне булачак, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 7 эш көне (7 март, 30 апрель, 5 июнь, 11 июнь, 29 август, 1 һәм 5 ноябрь), һәм 120 ял һәм бәйрәм көне булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International