Нурлат журналистлары да укуда: «Татмедиа»ның «Нурлат - информ» филиалы җитәкчесе - баш мөхәррир вазыйфаларын башкаручы Сирень Сәмәрханова, чуваш дубляжы буенча баш мөхәррир урынбасары Галина Трофимова, компьютерда версткага салучылар Екатерина Габсаликова һәм Гөлнара Абдуллина.
Семинарның спикеры - Россия дизайнеры, визуаль журналистика буенча эксперт, «Газета комплексы» платформасын булдыручы Сергей Мешавкин.
Семинар башланыр алдыннан анда катнашучыларны «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде, барысына да нәтиҗәле эш теләде.