Нурлатлылар Раштуаны каршыладылар

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

Христианнарның төп бәйрәмнәренең берсе хөрмәтенә тантаналы гыйбадәт кылулар бу төндә шәһәрнең һәм районның барлык гыйбадәтханәләрендә дә үткәрелде.

Нурлатлылар литургиядә булдылар, шәмнәр кабыздылар һәм җирдә сәламәтлек, тынычлык сорап дога кылдылар.

Изге Илья храмында нурлатлыларны тантаналы гыйбадәт кылуда район һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән аның урынбасары Иван Захаров котлады.

"Хөрмәтле Нурлат районы халкы һәм кунаклары, барыгызны да чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Бу көнне тынычлык, игелек, мәхәббәт, җан тынычлыгы телим. Иң мөһиме, мин сезне хәзер алгы сызыкта булган, тыныч күкне саклаучы егетләребез өчен күбрәк гыйбадәт кылырга өндәргә телим. Ходайга дога кылырга җыелганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Барыгызны да бәйрәм белән!"- дип, Иван Николаевич изге һәм якты теләкләрен җиткерде.

Илья пәйгамбәр храмы настоятеле иерей Александр Кузьмин район җитәкчелегенә безнең районның руханилары, мәхәллә кешеләре исеменнән җылы сүзләре, кайгыртулары, Аллаһы храмына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Раштуа иконасын бүләк итте. Шулай ук барлык православие динен тотучыларны бәйрәм белән котлады, бөтен дөньяда татулык хөкем сөрсен өчен Раббыбыз Гайсә пәйгамбәрнең мәрхәмәтен һәм һәрьяклап ярдәм итүен теләде. Гыйбадәтханәгә керү урынында барысын да Раштуа мәйданчыгы каршы алды. Ә гыйбадәт кылганнан соң нурлатлылар бер-берсен котладылар һәм рух күтәренкелеге, ныклы сәламәтлек, йөрәкләргә игелек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International