Нурлат үзәк район хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, Нурлатта беренче булып ир бала туган.
Ул 3 гыйнварда 11.28 сәгатьтә дөньяга килгән, авырлыгы 3 кг 350 г, буе 55 см. Алим, сабыйга нәкъ шулай дип исем кушканнар, нурлатлы Мостафиннар гаиләсендә икенче бала.
Әнисе Илүзә белән кечкенә Алим Мостафиннар үзләрен яхшы хис итәләр һәм тизрәк өйгә кайтуларын көтәләр