«Гаилә» скверында җирлекара үзәк китапханә яшь нурлатлылар һәм кунаклар өчен «Карлы сукмаклар буйлап» дип исемләнгән күңел ачу программасын оештырды. Конкурслар, уеннар күп булды, балалар табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр, шулай ук күңелле эстафета үткәрделәр. "Үсте чыршыбыз урманда" дигән җыр астында әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел шигырьләре сөйләделәр, шуның өчен татлы бүләкләр дә алдылар.