Кышкы квест-уен нурлатлыларны Г. Хөсәенов исемендәге спорт паркына җыйды

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

Алар балаларга да, өлкәннәргә дә бәйрәм көннәрендә күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп вакыт уздырырга, уку һәм эш көннәре алдыннан күтәренке рух алырга, шулай ук саф һавада йөрү һәм уеннардан рәхәтлек алырга мөмкинлек бирә.

Бүген, 3 гыйнварда, Нурлат районының «Мәдәниятне үстерү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Г.Хөсәенов исемендәге «Спорт» паркында «Карлы сукмаклар буйлап» квест-уены һәм «Раштуа ыгы-зыгысы» күңел ачу программасы үткәрде.

Нурлатлылар өчен биредә күңелле ярышлар – хоккей, кышкы бейсбол, футбол, чаңгы ярышлары эстафетасы, аркан аша сикерү, аркан тартышу, алкалы эстафета һ.б. уеннар оештырылды, балалар һәм өлкәннәр чыршы тирәли җырлап Яңа ел әйлән-бәйләнен уйнадылар.

Квест-уенда катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International