Заречный авыл клубы янында Яңа ел бал-маскарады кунакларын кар фигуралары каршы алды

2025 елның 3 гыйнвары, җомга

Быел клуб территориясен Яңа ел талисманнары – Кыш Бабай һәм Кар кызы гына түгел, ел символы Елан һәм котлаулар белән Кар транспарантлары да бизәде. Хәер, монда бәйрәм чаралары да бик күңелле уза. Менә Яңа ел төнендә бал-маскарад программасы да авыл халкының күңеленә хуш килде. "Бик кызыклы һәм күңелле булды, авыл кешеләреннән рәхмәт сүзләре ишеттек. Лотерея билетлары уйнатылды, иганәчеләр ярдәмендә яхшы бүләкләр сатып алынды. «Нурлат урман хуҗалыгы» директоры Спартак Николаевич Еливановка, «Нурлат урманчылыгы» директоры Рөстәм Миңсәлим улы Галиевка, җирле кибет хуҗасы Игорь Низамиевка бүләкләр алуда финанс һәм матди ярдәм күрсәткәннәре, шулай ук Кыш бабай капчыгына балаларга татлы бүләкләр биргәннәре өчен рәхмәт белдерәсебез килә», – диде авыл клубы мөдире Валентина Насыйбуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International