Ул «Чияле рапсодия» ансамбленә нигез салынуга һәм мәктәп бинасында авыл клубы ачылуга 10 ел тулуга багышланган иде. Ансамбль бүген дистәгә якын иҗат кешесен, музыкага гашыйк энтузиастларны берләштерә. 2018 елдан коллектив белән Валентина Николаевна җитәкчелек итә. Юбилей концертына күпсанлы авыл кешеләре, хөрмәтле кунаклар җыелды, «Чияле рапсодия» ансамбле белән беррәттән Урта Камышлы авыл мәдәният йортының «Росинка» халык ансамбле әгъзалары да үзләренең иҗаты белән тамашачыларны сөендерделәр. Барлык катнашучыларны Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.В. Михеева сәламләде, ул «Чияле рапсодия» коллективын истәлекле дата белән котлады, иҗади уңышлар теләде.