Узган елның 31 декабрендә Нурлат районының Егоркино авылында оештырылган бәйрәм чарасы өлкәннәргә дә, балаларга да бик ошады.
Яңа елны каршы алу алдыннан авыл халкы гадәттәгечә җирле мәдәният йортында Чыршы янында очрашты. «Яңа ел яктысы»на күп кенә авыл халкы гаиләләре белән килгән, чөнки ел азагында биредә гаиләләр балалар өчен дә күңел ачу конкурслары оештырылган. Алар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, һәм, әлбәттә, киләсе ел символы рәвешендә татлы бүләкләр алдылар. Чараны оештыручылар авылдашлары-кыска вакытлы ялда булган махсус операция сугышчысына да күңелле бүләк әзерләделәр.
Авыл халкы лотерея уйнатуда да кызыксынып катнашты, анда йорт һәм хуҗалык өчен бик күп файдалы бүләкләр оттылар. Ә Беловлар гаиләсе төп призны – тере әтәчне отып алды.