Нурлатның Тельман урамындагы 6нчы йортның икенче подъезды һәр яңа ел саен бәйрәм төсенә керә.
Быел да Тельман урамындагы 6нчы йортның икенче подъездында яшәүчеләр үзләренең парадныйларын бизәде. Башкача аларның матур подъездын атап та булмый. Монда ялтырап торган бизәкләр дә, рәсемнәр дә, кисеп ясалган кар бөртекләре дә бар... Йортта иҗади кешеләр яшәве турында фатирның һәр ишеген нинди дә булса яңа ел символы бизәгәнгә күрә фикер йөртергә мөмкин. Һәм әгәр театр элгечтән башлана икән, Яңа ел монда подъезд ишегеннән башлана, аннан сезне күңелле Кар бабай сәламли.