3 гыйнвар көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
• тизлеге 15-18 м/с кадәр булган көньяк-көнбатыштан көчле җил (Казанда төнлә 15 м/с кадәр);
• юлларда көчле бозлавык булыр дип көтелә.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Болытлы. Кар, юеш кар һәм салкын рәвешендә аз һәм уртача явым-төшем көтелә.
Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булачак.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән тизлеге 15-20 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1.-3, иртәнгә -1 булачак.
Көндез максималь температура 0.+1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, буран себерәчәк.